14 февраль - Халыкара китап бүләк итү көне - календарьдагы «яшь» бәйрәм әле. Ул 2012 елдан бирле билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәм китап сөючеләрне генә түгел, башка кешеләргә уку мөмкинлеге бирүчеләрне дә берләштерә.
Әлеге дата алдыннан 1 нче февральдән 15 нче февральгә кадәр Үзәк балалар китапханәсендә “Китапларны яратып бүләк итегез» дигән Гомумроссия акциясе уза. Әлеге акциянең балалар китабы бүләк иткән беренче хәйриячесе - Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 2 сыйныф укучысы Созонова Виктория булды.
Кадерле дуслар, поселогыбызда яшәүчеләр, сез шулай ук әлеге акциядә катнаша һәм яшь китап укучыларга яңа яки укылган китап бүләк итеп, хәйрияче була аласыз. Әгәр сез яңа китапны укып чыккансыз, һәм сезнең башкаларга да яхшылык эшлисегез килә икән, китабыгызны китапханәгә алып килегез, без аны бүләк итеп кабул итәргә әзер. Китап башка кешеләргә файда китерсен! Китапханәдә китаплар үз укучыларын табачак. Ккитап бүләк итеп, яхшылык эшләргә ашыгыгыз!