“Бишенче тәгәрмәч” Республика бәйге-күргәзмәсе

2012 елның 28 ноябре, чәршәмбе
Күптән түгел Әлмәт шәһәрендә “Бишенче тәгәрмәч” исеме астында табигый һәм яраксыз материалдан эшләнмәләр Республика бәйге-күргәзмәсе булып узды. Күргәзмәдә ТР 11 муниципальрайонының 43 белем бирү учреждениесеннән 8-18 яшьлек 266 укучы катнашты. Жюри күргәзмәгә куелган эшләрнең югары дәрәҗәдә эшләнүен билгеләп үтте. Ютазы районының МБОУДОД “Балалар иҗаты үзәге” тәрбияләнүчеләре түбәндәге номинацияләрдә призерлар булдылар:
“Панно, коллаж”, кече яшьтәгеләр төркеме
3 урын – Гәрәйшина Ләйсән, педагог Евтюхина Г.В.
“Котлау открыткасы”, зур яшьтәгеләр төркеме
2 урын – Зәйдуллина Диана, педагог Мөхәммәтҗанова Р.С.
“Уенчыклар”, зур яшьтәгеләр төркеме
1 урын – Кавракова Диләфрүз, педагог Гәрәева Г.Э.
Балаларны һәм педагогларны котлыйбыз, аларга алга таба иҗат уңышлары телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International