Россиянең бөек шагыйре…

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көненә багышлап, 3 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен бөек рус шагыйренең тууына 183 ел тулу уңаеннан «Все в нем Россия обрела” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова балаларга Пушкин иҗаты, аның рус әдәбиятының классикасына әверелгән күп санлы шигырьләр һәм поэмалар, проза әсәрләре иҗат итүе турында сөйләде. Аннан соң Самолетова Кира, Хәйриева Радмила һәм Кольцова Анна Александр Пушкинның «Зимняя дорога”, «У Лукоморья дуб зеленый”, «Няня» шигырьләрен укыдылар. Аерым урынны А.С. Пушкин иҗатында әкиятләр алып тора. Аның кызыклы әкиятләре безнең тормышыбызга кечкенәдән керә һәм мәңгегә безнең белән кала. Балалар әкиятләр буенча сәяхәт ясадылар, «Әкият белгечләре» викторинасында ярыштылар. Викторинаның төрле турларында барысы да актив катнашты. Китапханәче әсәрнең бер юлын укыды, балалар фразалар белән дәвам итәргә тиеш булды һәм эчтәлеген дә сөйләп күрсәтте. Укучылар викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр, чөнки Пушкинның әкиятләрен һәркем белә һәм балачактан ярата. Барлык биремнәр дә кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Чара ахырында барлык балаларга да яраткан әсәрләр белән очрашу өчен шагыйрьнең китапларын кулларына ешрак алырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International