Халык санын алуны үткәрүгә әзерлек белән авыл җирлекләре мәшгуль, бу авыл җирлекләрендә урнашкан торак йортларның адресларын тәртипкә китерү белән бәйле.
Әлеге эш, беренче чиратта, җитмәгән һәм алыштыруны таләп иткән урам һәм торак йортлар исемнәре белән табличкалар урнаштырудан гыйбарәт.
Шуны билгеләп үтәсе килә, Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Хәмидуллина Г.М. , бу эштә ярдәмче тапкан, ул аңа тормыш юлдашы Р.Р. Хәмидуллинны җәлеп иткән. Ул булган оцинковка табагыннан (лист оцинковки) номерлары булмаган йортларга саннар кисеп ябыштырган . Шулай ук Р.Р. Хәмидуллинның эшне бушлай башкаруын әйтеп узабыз.
Бу инициативаны башка авыл җирлекләре дә хуплар дип уйлыйбыз.