Районда спорт үсеше -канәгатьләнерлек

2012 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе
“Олимп” спорт-сәламәтләндерү комплексының 10 ай буенча эшчәнлеген исәпкә алсаң, районда спорт белән шөгыльләнү яшәү рәвешенә әйләнеп бара.
Дүшәмбе көнне утырышлар залында узган киңәшмәне район башлыгы Р. Нуриев ачып җибәрде.
Традицион рәвештә киңәшмә тантаналы тәбрикләүләр белән башланып китте. Районда спортны үстерүгә керткән өлеше өчен яшьләр   эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Ф. Нәбиуллин район советының мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук җирле үзидарә конкурсында призлы урынга лаек булучылар - район башлыгы ярдәмчесе Р. Шәвәлиевага һәм балаларны тәрбия кылу һәм химая бүлегенең баш белгече Р. Закировага мактау грамоталары тапшырылды.
“Олимп” ССК директоры Р. Ситдыйков агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләре белән таныштырды. Комплексның эшчәнлеге балаларның, яшүсмерләрнең, укучыларның һәм, шулай ук, өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлекләрен яхшыртуга юнәлдерелгән, - дип ассызыклады Ситдыйков. Мәктәп һәм училищеда укучылар арасыннан барлыгы 3132 укучы (аларның 1692 – бассейнга һәм 1440 – уен залларына) спорт комплексына йөргән. Район халкыннан түләп барлыгы 4921 кеше, шул исәптән 1956 бала спорт белән шөгыльләнгән. Ташламалы рәвештә (исемлек буенча) йөрүчеләр – 575 кеше (аларның 490 – пенсионерлар, 73 – инвалидлар һәм 12 – муниципаль хезмәткәрләр).
Спорт мәктәбенә 10 ай эчендә барлыгы – 63 мең бала йөргән, бу көн саен 350 кеше дигәнне күрсәтә.
“Энергия” стадионында шулай ук зур эшләр алып барыла. “Янгын куркынычсызлыгы системасы урнаштырылды, волейбол уйнау мәйданы җиһазландырылды, бордюрлар түшәлде, бүгенге көндә кышка шугалак әзерләү буенча эшләр алып барыла”, - дип төгәлләде сүзен Ситдыйков.
Утырыш барышында Р. Нуриев якташлар белән очрашу кичәсен әзерләүдә һәм уздыруда катнашкан барлык кешеләргә, артистларга,   предприятие җитәкчеләренә зур рәхмәтен белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International