Бөек Ватан сугышының 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Без сугыш турында шигырь белән сөйлибез... " район шигырь иҗат итүчеләр конкурсын уздыру турында
НИГЕЗЛӘМӘ
1. Гомуми нигезләмәләр
1.1. «Без сугыш турында шигырь белән сөйлибез...» шигырьләр конкурсы (алга таба – Конкурс) Бөек Ватан сугышының 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә.
1.2. Әлеге Нигезләмә (алга таба – Нигезләмә) үзең иҗат иткән шигырьләр конкурсын үткәрү буенча максатларны һәм бурычларны, конкурсны оештыручылар һәм анда катнашучыларның хокукларын һәм бурычларын билгели.
1.3. Конкурсны Ютазы муниципаль районы «Ютазы районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе оештыра.
2. Конкурсның максатлары һәм бурычлары
2.1. Сәләтле укучыларга интеллектуаль үсеш һәм ярдәм итү өчен шартлар тудыру.
2.2. Иҗади яктан үзеңне күрсәтүгә һәм шәхси үсешкә ярдәм итү.
2.3. Әдәби иҗатны пропагандалау һәм популярлаштыру.
2.4. Барлык яшь категорияләрендә патриотизм хисе тәрбияләү.
3. Конкурста катнашучылар
3.1. Конкурста катнашу өчен Ютазы муниципаль районының барлык яшь категорияләре чакырыла.
3.2. Барлык катнашучылар өчен тигез шартлар тудыру максатыннан, Конкурс берничә яшь категориясендә үткәрелә:
- кече яшьтәгеләр категориясе (10-14 яшь);
- урта яшьтәгеләр категориясе (15-35 яшь);
- беренче өлкән яшьтәгеләр категориясе (36-50 яшь);
- икенче өлкән яшьтәгеләр категориясе (50 яшьтән өлкәнрәкләр)
3.3. Һәр яшь категориясендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.
4. Катнашу вакыты һәм тәртибе
4.1. Конкурс 2020 елның 17 февраленнән 20 апреленә кадәр үткәрелә.
4.2.Катнашучы Конкурска бер шигырь тәкъдим итә ала.
4.3.Конкурста катнашу өчен 2020 елның 20 апреленә кадәр utaza_bibl 41@mail.ru электрон адресы буенча яки конкурс эшләрен шәһәр тибындагы Урыссу поселогы, Урыссу ур., 60 нчы йорт адресы буенча урнашкан «Ютазы үзәк китапханәләр системасы» МБУнең методик бүлегенә заявка бирергә (Кушымта 1) кирәк. Элемтә телефоны: 8(85593)2-88-43, 89274602784.
*Конкурста катнашу өчен гариза автор тарафыннан әлеге Нигезләмәнең барлык шартларын кабул итү һәм конкурс әсәрләрен гонорар алмау шарты белән бастырып чыгарырга ризалык буларак карала. Шул ук вакытта басылып чыккан әсәргә бары тик авторлык хокуккы гына саклана.
5. Бирелә торган материалларга таләпләр
5.1. Конкурста катнашу өчен бары тик үзең иҗат иткән шигырьләр генә кабул ителә.
5.2. Шигырь рус яки татар телендә язылырга тиеш.
5.3. Күләме: 8дән 24кә кадәр рифмалаштырылган шигырь юллары.
5.4. Шигырьләр бастырылган яки электрон төрдә бирелә ала.
5.5. Эшләр рецензияләнми һәм кире кайтарылмый.
5.6.Эшендә шигъри әсәрне иҗат итүдә мөстәкыйльлек күзәтелмәгән катнашучы киләчәктә Конкурста катнашудан читләштерелә.
6. Конкурс эшләрен бәяләү критерийлары
- конкурс тематикасына туры килү;
- шигырьнең мәгънәле һәм композицион бөтенлеге;
- стилистик һәм тел грамоталылыгы;
- шигырьләрнең ритмик төзелеше (үлчәме, ритмы, рифмасы, матур яңгырашы);
- сәнгатьлелек (фикер, хис, кичерешләр).
7. Конкурс җитәкчелеге
7.1. Конкурсны оештыру һәм үткәрү «Ютазы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ хезмәткәрләре кергән жюри функцияләре белән Оештыру комитеты тарафыннан башкарыла.
7.2. Конкурсның Оештыру комитеты катнашу өчен килгән гаризаларны терки, яшь категорияләренең бүленешен аныклый, конкурста катнашучылар исемлеген формалаштыра.
8. Йомгак ясау
8.1. Бәйге жюрие һәр яшь категориясендәге җиңүчеләрне билгели һәм дипломнар, истәлекле бүләкләр белән бүләкли.
1 нче кушымта
Үзең иҗат иткән «Без сугыш турында шигырь белән сөйлибез " шигырьләр бәйгесендә катнашу өчен гариза
ФИАи
Эш урыны
Элемтә өчен телефон
Яшь категориясе