Тагын дипломант булдылар

2012 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе
Күптән түгел Әлмәт шәһәрендә “Шома бас” республика хореографик бәйгесенең зона туры узды.
Татар халык һәм этнографик биюләр буенча хореография һәм фольклор коллективларының смотр-бәйгесе ТР Мәдәният министрлыгы традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге тарафыннан, милли традицияләрне тергезеп, аларны алга таба үстерү, үсеп килүче буынны эстетик тәрбияләүдә татар халык һәм этнографик биюләрнең әһәмиятлелекләрен күтәрү максатларында уздырыла. Татар биюләре белән чыгыш ясаган “Ютазы йолдызлары” (житәкчесе Минзилә Абдурахманова) халык бию ансамбле бәйге дипломанты булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International