Бүген Ютазы урта мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды

2020 елның 14 феврале, җомга

Чарада Ютазы муниципаль районы мәгариф бүлеге начальнигы Г. М.Гыйлаҗева, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Н. Ф. Җәләев, “ТНВ” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Ютазы җирле бүлеге советы рәисе, Ютазы авыл җирлеге депутаты Ә.Ә. Ямалетдинов катнашты. Чара барышында мәктәп укучылары ТАССР оешу тарихы белән танышты, рус, татар җырларын тыңлады һәм республикабыз территориясендә яшәүче халыклар биюләрен карады. Тантананың дулкынландыргыч мизгеле - бүген Ютазы мәктәбендә белем алучы, төрле милләт вәкилләренең милли костюмнарына киенгән укучылар парады булды. Чараны педагог-оештыручы Гәрәева Г.Э., тарих укытучысы Лукашина С. Х, татар теле укытучысы Вәлиуллина Л. Г., башлангыч сыйныф укытучылары әзерләделәр. Чарадан соң укучылар әлеге бәйрәм датасына багышланган рәсемнәр күргәзмәсен карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International