"Әфганстан – дистәләрчә еллар узса да хәтердән җуелмый”

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулды. Нәкъ менә бу көнне Бөек Ватан сугышы белән чагыштырганда, ике тапкыр озаграк барган сугыш тәмамланды. Әфган сугышы…

14 февраль көнне, истәлекле көн алдыннан, Үзәк китапханәдә коррекция мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен Әфганстанда героик һәм фаҗигале сугышта катнашкан барлык яугирләргә багышланган «Дистәләрчә еллар узса да, хәтердән җуелмый” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Чара китапханәнең уку залында узды. Презентация һәм видеороликлар ярдәмендә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова укучыларга әлеге сугыш турында мөмкин кадәр үтемле итеп сөйләргә тырышты. Чарада әфган сугышы хроникасы кадрлары, «9 рота» нәфис фильмыннан өзекләр күрсәтелде, Әфганстан турында җырлар яңгырады. Катнашучылар интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз - Мияссаров Фәһим Әнвәр улы турында тыңлады. Укучыларның игътибары бурычларын ахыргача үтәгән солдатларның сугышчан үткәнен тасвирлаган әдәби әсәрләр, вакытлы матбугат урнаштырылган күргәзмә өстәленә юнәлтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International