Бүген район хакимиятендә узган оператив киңәшмәдә актуаль проблемалар турында фикер алыштылар. 2019 елда башкарылган эшләр һәм 2020 елга планнар турында «Идарә итүче компания " ҖЧҖ җитәкчесе Гөлфия Абдуллина хисап тотты. Район хезмәтләре вәкилләре райондагы хәлләр турында сөйләделәр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шәфигуллин Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Светлана Самонинага Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү, Татарстан Республикасы гражданнарының социаль-икътисадый мәнфәгатьләрен һәм сәламәтлеген саклау өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Шулай ук " «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: Хатын – кыз карашы» Республика конкурсының зональ туры җиңүчеләренә: «Ир-егет – мәрхәмәтле йөрәк» номинациясендә - Евгений Абрамовка, «Хатын-кыз-мәдәният һәм рухият» номинациясендә Ирина Абрамовага Татарстан хатын-кызлары» Региональ иҗтимагый оешмасы Рәисенең Дипломнары тапшырылды.