Безнең район чаңгычылары өч көн рәттән Зәй шәһәрендә узган Татарстан чемпионатында катнашты.
Алар республиканың иң көчле чаңгычылары-узышчылары белән спринтер ярышларында классик һәм ирекле стильдә көч сынашты. Һәм чемпионат нәтиҗәләре буенча Ютазы районы командасы мактаулы өченче урынга лаек булды.
Илмира ГАЛИЕВА