Үзәк балалар китапханәсендә «Онытмас өчен, белергә һәм хәтердә сакларга кирәк " дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуга багышланган 8 нче сыйныф укучылары өчен дәрес иде бу.

Үзәк балалар китапханәсе мөдире Ю.И. Агафонова балаларга 1979 елның 25 декабрендә башланган Әфганстан вакыйгалары турында сөйләде. Бу сугыш тугыз елга якын дәвам итте һәм 15 меңнән артык совет гражданының гомерен өзде, анда 257 татарстанлы һәлак булды, шул исәптән безнең батыр, кыю, каһарман Ютазы районы егетләре дә. Алар - күп тапкырлар сугышчан операцияләрдә катнашкан Камалетдинов Альберт Әнәс улы , сугыш кирәк-яракларын ташыган Мияссаров Фәһим Әнвәр улы, шулай ук 16 сугышчан операциядә катнашкан, алар барышында үзен кыю һәм тәвәккәл сугышчы итеп күрсәткән Козин Юрий Алексеевич.

Чара барышында китапханәченең чыгышы слайд презентация белән үрелеп барды, укучылар әфган вакыйгалары турында шигырьләр укыды, тиешле эмоциональ мохитны тапшырган видеоклиплар карадылар. Бу чарага «Укырга, белергә, истә тотарга» дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде, ул әфганчыларның батырлыкларын искә төшерде.

Чара һәлак булган сугышчы-интернационалистлар истәлегенә бер минут тынлык игълан итү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International