21 февраль - Халыкара туган тел көне дип игълан ителгән

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

18 февраль көнне Үзәк китапханәдә "Якташлар иҗаты" клубы кысаларында "Туган телем – иркә гөлем" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

Уку залы китапханәчесе Рәмзия Хәнипова татар теленең дөнья әдәбиятындагы урыны, татар халкының мәдәнияте һәм гореф – гадәтләре турында сөйләде, шулай ук тел – ул тарих, мәдәният, дип билгеләп үтте. Туган тел яшәргә, үзеңне һәм башкаларны танырга ярдәм итә, телсез халык була алмый. Шуңа күрә туган телеңне сакларга, өйрәнергә, үстерергә, баетырга кирәк.

Резедә Ахунова башкаруында Г.Афзалның «Ана теле», Э. Мөэминованың «Туган телем», Ш. Маннурның «Яхшы бел» шигырьләрен тыңладылар. Шулай ук халык авыз иҗаты - мөнәҗәтләр, риваятьләр, әкиятләр, әйтемнәр, мәкальләр, такмаклар белән таныштылар. Мәдинә Минһаҗева «Жомга кич» дип исемләнгән үзе иҗат иткән мөнәҗәтне башкарды. Аннары катнашучыларга үз белемнәрен тикшерергә тәкъдим ителде. Алар "Мәкальләрне дәвам ит" уенында теләп катнаштылар, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, тел турында билгеле мәкальләрне тәмамларга тырыштылар.

Чарага китап күргәзмәсе оештырылды, анда укучыларга халык авыз иҗаты китаплары тәкъдим ителде. Чара «Туган тел» җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International