Туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында Урыссу гимназиясенең актлар залында «Добрый молодец-Красна девица 2020» дип аталган муниципаль конкурс узды. Конкурста Ютазы районының 10 белем бирү оешмасыннан үсмер егетләр һәм кызлар катнашты. Чара бик күңелле үтте. Гран-при ияләре булып бертавыштан Кулагина София һәм Петров Антон (Урыссудагы 3 санлы мәктәп, җитәкчесе Низамеева О.А.) танылды.
Җиңүчеләргә Гран-прины Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузанов С. А. һәм мәгариф бүлеге начальнигы Гыйләҗева Г.М. тапшырды.
Күбрәк фотографияләрне сылтама буенча карагыз: https://cloud.mail.ru/public/3mV5/5M4RYJzFK