ТР Премьер-министры урынбасары -ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Ютазы районында булды

2020 елның 21 феврале, җомга

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының эш визиты Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинатында һәм "Волма-Әбсәләм" заводында булудан башланды. "Волма-Әбсәләм" заводында ул пазогребень плитәләр һәм гипсокартон табаклар (листы) җитештерү линиясендә булды. Завод директоры Игорь Степанов министрга бүгенге көндә аларны борчыган төп проблема турында сөйләде. "Волма-Әбсәләм" заводына гипс запаслары кирәк, ә моның өчен өстәмә карьер зарур. Заводның идарәче директоры министрдан яңа карьерлар эшләү буенча эшне оештырырга ярдәм итүен сорады.

Әбсәләм комбинатында тимер-бетон эшләнмәләр җитештерү цехында эшләрнең барышы белән таныштылар. Заводның генераль директоры Илһам Сафин үз партнерлары һәм үз продукциясен сату буенча яңа контрактлар турында сөйләде.

Аннары Альберт Кәримов район җитәкчелеге белән бергә "Тапарт" тәҗрибә-эксперименталь машина төзү заводында булды. Анда кунаклар җитештерү-склад корпусының эше, шулай ук механикалаштырылган цехның һәм административ-көнкүреш блогының ремонт эшләре барышы белән таныштылар.

Исегезгә төшерәбез, завод Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча «Урыссу ГРЭСы»ның элеккеге хезмәткәрләре өчен эш урыннары булдыру максатларында төзелә. Яңадан торгызыла торган оешма - Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән «Татнефть» оешмасы һәм «Пакер» Башкортстан заводы белән берлектә оештырылган иҗтимагый проект.

Хәзерге вакытта "ТАПАРТ" заводының административ-көнкүреш блогы төзелеш эшләре циклы соңгы стадиядә.

. Барлык эшләр дә гамәлдә башкарылган - бу диварларны, түшәмнәрне, колонналарны, тәрәзәләрне һәм ишекләрне буяу, идәннәр ясау, эчке санитар-техник һәм электромонтаж эшләре. Булачак хезмәткәрләр өчен күп нәрсә эшләнгән, бу уңайлы гардероблар, санузеллар, 100 кешегә исәпләнгән булачак ашханәнең алдан планлаштырылуы, офис бүлмәләренең эчке эшкәртү. Бинада заманча котельный эшли, аның ярдәмендә биредә инде җылы, - дип билгеләп үтте заводның башкарма директоры Илдар Исхаков.

Бүгенге көндә предприятие оештыру проектыннан җитештерү стадиясенә күчүне кичерә. Завод төзелеше 2016 елның августында башланды. Бүгенге көндә заводта эш башланган, беренче заказчылар да бар. Корпусларга станоклар, җиһазлар кайтарыла. Башкортстан Республикасының "Пакер" җәмгыяте белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Эшчеләрне акрынлап, алдан ук укытып алалар.

Тиздән тагын ике бина төзү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International