Урыссу спорт комплексында волейбол буенча ярышлар узды

2020 елның 22 феврале, шимбә

Спорт чарасы 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан оештырылды. Волейбол ятьмәсе артында алты команда очрашты. Бәйрәм уенын Димтамак һәм Ютазы авылларыннан килгән ир-егетләр башлап җибәрде. Сүз уңаеннан, ярышларда берьюлы ике команда – Ютазы авылыннан «Ветераннар» һәм «Молодежь» командалары, Урыссу поселогыннан өч команда катнашты. Дөрес уен техникасы, җитезлек һәм осталык аркасында аларның кайсылары җиңәр? Бу хакта без соңрак беләчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International