Үзәк китапханәдә "Ватанны саклаучылар көне» уңаеннан котлау открыткалары ясау буенча мастер-класс үткәрелде

2020 елның 23 феврале, якшәмбе

Китапханәче бәйрәм тарихы турында сөйләде. Ир-егетләр бәйрәме тарихы 1918 елда башлана.

Ул катлаулы заманнарда яшь социалистик дәүләттә хәрби армиядә кискен ихтыяҗ туа, шул ук вакытта Кызыл Армия беренче җиңүләргә ирешә ала. Башта илдә Кызыл Армиянең туган көнен билгеләп үтәләр, аннары бәйрәмне Кызыл Армия көне дип йөртә башлыйлар, ә 1946 елдан Сталин Указы буенча, бу көн Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез флоты көненә әверелә. Россия Федерациясендә 1995 елда 23 февральне яңа исем белән гамәлгә кую турында карар чыга. Рәсми рәвештә ул болай яңгырый: 1918 елда Кызыл Армиянең Германиянең Кайзер гаскәрләрен Җиңүе көне - Ватанны саклаучылар көне. Хәзерге Ватанны саклаучылар көне исә 2002 елда билгеләп үтелә башлый. Бу чордан башлап бәйрәм рәсми ял көне статусына ия һәм хәрби бурычлыларның гына түгел, ә илне саклаган, саклаучы һәм саклаячак ир-егетләрнең дә бәйрәменә әверелде.

Чара ахырында балалар Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үз куллары белән котлау открыткалары ясарга керештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International