2020 елның 26 февраленә һава торышы фаразы

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

26 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән ачар метеорологик күренешләр көтелә:

- төнлә һәм иртән көчле кар, юлларда кар көртләре;

- төнлә һәм көндез күз күреме 1 километрга кадәр һәм аннан да кимрәк начараеп, буран көтелә, көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр көчле җил (Казанда да), юлларда көчле бозлавык (Казанда да).

2020 елның 26 февраленә - 2020 елның 25 феврале 18 сәгатьтән 2020 елның 25 феврале 18 сәгатькә кадәр:

Болытлы, көндез аязучан болытлы. Төнлә - иртән кар, урыны белән көчле, көндез бераз кар. Аерым районнарда буран. Көньяктан төньяк-көнбатышка таба күчүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә -18 метрга кадәр. Төнлә-иртән һаваның минималь температурасы -1.. -4 градус. Көндез максималь һава температурасы -1..+1. Юлларда бозлавык, урыны белән - көчле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International