Инвалидлар көне кысаларында “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе вәкилләре, инвалидлар җәмгыяте әгъзалары, социаль хезмәткәрләр мөмкинлекләре чикле урыссулыларның өйләрендә булдылар.
Сергей Похалковның яшәү шартлары, сәламәтлеге, теге яки бу ихтыяҗлары белән инвалидлар җәмгыяте председателе Нина Кукушкина, халыкны социаль яклау бүлеге вәкиле Валентина Фадеева кызыксындылар. “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсе сәяси советы секретаре, район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Ютазы районы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Елена Коваль Сергейга ашамлыклар җыелмасы тапшырды.