27 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә начар метеорологик күренешләр көтелә: юлларда көчле бозлавык, урыны белән томан, иртән һәм көндез бозлавык.
Болытлы, төнлә аязучан. Төнлә явым-төшемсез; иртән һәм көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендә бераз явым-төшем. Урыны белән томан, иртән һәм көндез бозлавык, бераз буран. Җил көньяктан,көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Һаваның минималь температурасы төнлә -6..-9 градус, иртәнгә -1..4 градуска кадәр күтәрелә. Һаваның максималь температурасы көндез 0..+2. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.