Бүген булып үткән ТР Хөкүмәтенең киңәйтелгән утырышы узып баручы елда озак вакытлы “2010-2015 елларга һәм перспективага - 2020 елга кадәр Татарстан Республикасында энергия саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне күтәрү” максатлы программасын тормышка ашыру темасына багышланды. Утырыш ТР Министрлар Кабинетында “Энергетика. Ресурсларны саклау” 14нче махсус күргәзмәсе һәм “Энергия – ресурс нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау” 13нче симпозиумын ачу кысаларында үтте.
Федераль закончалык ел саен өч процентка энергия куллануны киметүне күздә тота. Безнең республикада закончалык таләбе мәгариф, мәдәният, социаль яклау һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә игътибарга алына. Татарстанның 2013 елга бурычы – бюджет өлкәсендә энергия куллануны киметүне тәэмин итү. Ресурслар саклау өлкәсендә иң яхшы күрсәткечләргә Ютазы муниципаль районы һәм Чаллы шәһәре ирешкән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриевка энергия саклау өлкәсендәге уңышлары өчен диплом тапшырды.