"Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз”

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Урыссу интернат-мәктәбендә үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән «Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз” дигән сәламәтлек дәресе узды. Әлеге чараның максаты - сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллауга, үз сәламәтлегеңне, спорт белән шөгыльләнергә кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр итүгә юнәлтелгән иде. Чара «Бәхетле очрак» уены формасында узды. Балалар «Сәламәтлек турында мәкальләр һәм әйтемнәр конкурсы», «Сәламәтлек светофоры», «Файдалы һәм зарарлы» кебек конкурсларда һәм викториналарда актив катнаштылар. Малайлар һәм кызлар чарада шулай ук һәр кеше ясый белергә тиешле күнегүләрне дә ясадылар.

Чара ахырында Үзәк балалар китапханәсе мөдире Юлия Агафонова «Сәламәт булу күңелле» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International