Урыссу бистәсе халкы узган якшәмбе иртәсендә Май чабу бәйрәмендә күңел ачты.
Масленицада күңел ачмаган кеше киләсе елны моңсулык һәм ярлылык белән үткәрә дигән фаразлауны истә тотып, район халкы бу бәйрәмне чын күңелдән һәм киң колач белән билгеләп үтте. Район балалар думасы әгъзалары олысын һәм кечесен флэш-мобка дәште, дәртле җырлардан тирә-як яңгырап торды, шамакайлар күчтәнәч өләште, властьне кулыннан ычкындырырга теләмәгән Кыш та үз “характерын” күрсәтте, яз-сылукай килеп, җир йөзенә үз җылылсын таратты. Масленицаның иң төп йоласы - мич ягып, коймак пешерү. Монысы да үтәлде – майлы табада яшь киленнәр, кояшка охшатып пешергән коймактан һәркемгә өлеш чыкты. Шул арада район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм балалар думасы әгъзалары бәйрәмгә күп булып килгән малайларга һәм кызларга кызыклы уеннар оештырды. Барлык борчу-мәшәкатьләр белән белән бергә Масленица карачкысы яндырылды.
Бәйрәм, сүз дә юк, матур узды – зәвыклы декарация, таматик сәхнә киемнәре, район мәдәният йорты артистлары һәм иҗат коллективлары белән беррәттән Подгорный һәм Димтамак торак пунткларыннан килгән үзешчәннәр чыгышы, әкияти персонажлар – барысы да күңелле килеп чыкты. Әмма халыкның үзен мәдәниятсез тотуы бик үк күңелле булмады. Бер арада чыгыш тоткан артистларны тамашачыдан аерып алып булмый башлады. Әйтерсең лә, безнең яшәүчеләр беркайчан да җыр ишетмәгән дә тере артист күрмәгән. Ә бәйрәм сценариесе буенча өненнән уянып чыгарга тиеш булган аюны сәхнәгә чыгару өчен мәдәният йорты хезмәткәрләренә ару гына тырышырга туры килде. Янәшәдә генә урнашкан коймаклы чәй табыны артына чиратка баскан күп санлы халыкны башка берни дә кызыксындырмый булып чыкты...
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары
ФОТО:http://yutazy.ru/photo/urussintsy-prognali-zimu-i-prizvali-vesnu