Мәктәп укучылары һәм районның яшьләр парламенты әгъзалары квес уены оештырды.
Район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, шулай ук яшьләр парламенты инициативасы белән ТАССРның 100 еллыгы кысасында район тормышында беренче тапкыр оештырылган квеста өч команда катнашты. Әлбәттә, уен үзара танышудан башланды. Алдан уйлап куелган маршрут дүрт нокта аша узды. Шулай итеп, табышмакларны чишүне командалар район мәдәният йорты мәйданында башлады. Табылган җаваплар аларга “Энергия” стадионына барырга кирәклеген аңлатты. Аннан алар район хакимияте бинасына йөгерде. Әйе, квест уены акыл сәләтен эшләтү белән бергә буыннарга физик йөкләнеш тудыруны да күз уңында тота. Чөнки катнашучылар тизлектә дә ярышты. Шуңа күрә маршрутның соңгы адресы итеп “Олимп” спорт комплексы юкка гына сайланмаган иде. Арада арганлыклары йөзләренә чыккан яшьләр булса да, алар сер бирергә ашыкмады, киресенчә, уенда катнашу бик ошавын әйтте. Шулай булгач, спорт белән дуслыкны ныгыту таләп ителә. Чөнки яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Регина Галләмова киләчәктә квест даими рәвештә узачак дип белдерде. Ә беренче уен җиңүчеләренә ул истәлеккә зур булмаган призлар өләште.
Илмира ГАЛИЕВА