28 февральдә Азнакай шәһәрендә ел саен үткәрелә торган «Созвездие – Йолдызлык» телевизион фестивале сезоны ачылды.
Бу елның беренче зона этабы старт алды, анда Азнакай, Бөгелмә һәм Ютазы районнары катнашты. 29 февральдә Әлмәт, Баулы һәм Лениногорск катнаша. Конкурс ТР Президенты ярдәме белән үткәрелә, ул безнең өчен күптән инде республиканың милли традициясенә һәм зур бәйрәменә әверелде. Бу ел берничә истәлекле датадан торган юбилей елы - Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Татарстан АССРның 100 еллыгы һәм «Созвездие-Йолдызлык»фестиваленең XX еллыгы.
Һәр елны Ютазы районының талантлы балалары әлеге бәйрәмдә катнаша.
Быел безнең районны яшь вокалчылар һәм биючеләр тәкъдим итте.
"Хореография" номинациясендә:
"Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбле (җитәкчесе Абдурахманова М. М.);
"Грация" бию ансамбле (җитәкчесе Сөләйманова И. В.).
«Вокал–соло» номинациясендә Михайлова Полина, Нигъмәтуллина Алинә, Харисова Камилла, Садыйкова Айназ, Мәрдәнова Лилиана, Исханова Әмирә, Бадыкшина Элина, Дорониа Яна, Җәләева Зарина;
«Вокаль ансамбльләр» номинациясендә - «Мизгел» вокаль ансамбле (җит. Батыршина Ә.Ә.)
«Конферанс» номинациясендә Фәтхиева Лилия (җит. Фатхиева Г.Н.)
Безнең районнан икенче турга «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбле, Нигъмәтуллина Алинә, Доронина Яна, Фәтхиева Лилия үтте.
Фестивальдә катнашучылар барысы да лаеклы чыгыш ясадылар, номерлар истә калырлык булды. Барлык укытучылар - Ә.Ә Батыршинага, О.Р. Җәләевага, Г.М. Нигъмәтуллинага, З. Х Чехонинага, О.Н. Доронинага., М. М Абдурахмановага, И.В. Сөләймановага., Г.Н. Фәтхиевага һәм барлык катнашучыларга номерлар әзерләүгә керткән зур хезмәтләре һәм тырышлыклары өчен рәхмәт әйтәсе килә.
Конкурска бару сәфәрен оештырганнары өчен "Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге" МКУ начальнигы урынбасары М.И. Бурыкинага һәм методист И. И. Әхтәмовка рәхмәт.
Михайлова Анастасия