Инвалидлар декадасы кысаларында Ташкичү җирлеге советы Кече Урыссу мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә чын бәйрәм әзерләделәр. Иртәгә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә килеп, азык-төлек пакетлары тапшыру оештырылачак. Мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучы артистлар көче белән әзерләнгән концерт, 50 ел бергә яшәгән гаилә парларын тәбрикләү булачак. Биек-таудан Зөбәеровлар, Кече Урыссудан Гариповлар һәм Мөхәммәдиевлар гаиләләре җирлектән һәм Тукай исемендәге хуҗалыктан кыйммәтле бүләкләр алачаклар.