ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының иженер-техник сәясәте буенча урынбасары, Ютазы районында язгы кыр эшләре барышы өчен җаваплы куратор Тәлгать Таһирҗанов район агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм кырчылык тармагы белгечләре белән киңәшмә уздырды.
Киңәшмәне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов башлады. Ул агымдагы елга төзелгән чәчү мәйданнары структурасы, орлык фонды, ашамалар туплау барышы турында җентекләп сөйләде. Сүз алган авыл хуҗалыгы ветараны Сәгадәтулла Төхбәтуллин язның бик үзгә килүен һәм мондый шартларда иң куркынычы – суыкларның әйләнеп килүе, дип басым ясады. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының иженер-техник сәясәте буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов хуҗалыкларда тракторлар ремонтын тулаем төгәлләүне тизләтергә кушты. Ул районда химик утауда читтән ялланган көчне файдалануны хупламады. Министр урынбасары лизингка үзйөрешле сиптергечләр сатып алырга киңәш итте. Таһир Галимҗан улы аграрчыларның игътибарын тагын бер күренешкә - районда бер гектар сөрүлеккә керем нибары 16,3 мең сум тәшкил итүенә җәлеп итте. - Районның язмышы нәкъ менә һәр гектар җиргә акча кеременнән чыгып хәл ителә. Сездә ул бик түбән. Банк кредитлары рәсмиләштерүгә дәгъва иткәндә шушы күрсәткеч аеруча зур роль уйный. Стимул бирә торган дәүләт субсидияләрен алу-алмау да шушы күрсәткеч белән бәйле. Шуңа күрә бу юнәлештә ютазылыларга ныклап эшләргә кирәк, - дип аңлатты башкала белгече.Ютазы районында язгы кыр эшләре барышы өчен җаваплы куратор Тәлгать Таһирҗанов киңәшмәдә катнашучыларның дикъкатен районда хезмәт җитештерүенең дә елдан-ел түбәнәя баруына җәлеп итте. Ул, форсаттан файдаланып, федерация һәм республика бюджетларыннан язгы кыр эшләре өчен каралган субсидия төрләре турында мәгълүмат җиткерде.
Илмира ГАЛИЕВА