Җәләевлар гаиләсендә – бриллиант туй

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Көрәш-Бүләк авылында гомер итүче ирле-хатынлы Җәләевлар 1 март көнне үзләренең бриллиант туйларын билгеләп узды.

1960 елның март аенда Җәләевлар нигезенә килен төшә. Яшь ир белән хатынның бер-берсенә булган хисләрен тагын да ныгытып, гаиләдә беренче сабый туа. Аннан соң икенчесе, өченчесе...

1970нче елларда Җәләевлар Октябрьский шәһәренә күченеп китә. Алар анда егерме елдан артык яши. Илдус Әмин улы озак еллар пассажирлар автобусы йөртә. Ипле кеше, тырыш шофер булуын искәреп алган предприятие җитәкчелеге аңа ерак араларда хезмәт күрсәтүне ышанып тапшыра. Зәрия Хәбип кызы исә озак еллар гомуми туклану өлкәсендә буфетчы булып эшли.

Лаеклы ялга чыккан ир белән хатын 1997 елда туган якларына – Көрәш-Бүләк авылына кайтып төпләнә. Тынгы белмәс Илдус абый шофер булып эшкә чыга. Ул вакыттагы колхоз аларны йорт белән тәэмин итә. Әлбәттә, ул вакытта бүлеп бирелгән алты почмаклы иске өйне хәзер танырлык түгел, ди авылдашлары. Гаилә башлыгы аны үз куллары белән зурайта, заманча материаллар белән матурайта. Йорт эченә барлык уңайлыкларны тоташтыра.  

Март ае - Җәләевлар өчен истәлекле ай. Мартның беренче көне бриллиант туйдан башланса, 10 мартта Зәрия Хәбиб кызының туган көне, ә менә Илдус Әмин улына исә 20 мартта 85 яшь тула. Өстәвенә, оныкларының да өчесе март аенда туган.

Җәләевлар гаиләсен тигез никахта 60 ел яшәүләре белән район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин исеменнән аның урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина тәбрик итте. Загс бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова, гаилә иминлеге сагында торучы “Демография” милли проект кысаларында, Зәрия Хәбип кызы белән Илдус Әмин улының бик күп парларга мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булып яшәвен билгеләп узды. Юбилярлар купшы чәчәк бәйләме һәм кыйммәтле бүләк кабул итте.   

Илмира ГАЛИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International