Экскурсиянең максаты - балигъ булмаганнарның юридик грамоталылыгын һәм хокукый тәрбиясен арттыру, Россия суд системасына уңай караш, судка карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру.
Укучылар Ч.З. Зәйнуллина рәислегендәге суд утырышында катнаштылар. Малайлар һәм кызлар реаль мисалда суд процессы, анда судья, дәүләт гаепләүчесе, яклаучы һәм суд утырышы секретаренең роле белән таныша алдылар. Очрашу бик эчтәлекле һәм кызыклы узды.