Үзәк китапханәдә “SOS: Наркомания” дигән ачыктан-ачык сөйләшү сәгате узды

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Ел саен 1 мартта Халыкара наркомания, наркобизнес һәм наркомафиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан Үзәк китапханәдә «SOS: Наркомания» дип исемләнгән ачык әңгәмә сәгате узды. Ул наркотиклар куллануның ниләр белән янавын үсмерләргә аңлату максатын куйды. Чарага Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең 8 сыйныф укучылары чакырылган иде. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рузилә Гәрәева яшүсмерләргә наркотик матдәләр куллану куркынычы турында сөйләде, шулай ук яман гадәтләрнең килеп чыгу сәбәпләре, көрәш ысуллары һәм наркотикларга бәйлелекне кисәтү чаралары турында мәгълүмат бирде. Аннан соң балалар “берничә минут эйфориянең” куркыныч нәтиҗәләре турында сөйләгән «Дезоморфин» фильмыннан өзек карадылар. Балалар игътибарына наркотиклар кулланудан төрле вакытта һәлак булган танылган актерлар һәм музыкантлар турында «Наркотиклар һәм йолдызлар» дип аталган видеосюжет тәкъдим ителде. Чара ахырында балаларга наркотикларга каршы юнәлешле «Яшүсмер өчен белешмәлек»дип аталган мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International