Ютазы фронтовикларына – юбилей медальләре

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

Ютазы районы ветераннарына Бөек Җиңүнең юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә. Кичә бу күкрәк билгесенә Ютазы авылы фронтовиклары лаек булды.

Бөек Ватан сугышы ветераннары Сәетгали Гәрәй улы Гәрәев, Ягъфәр Сираҗ улы Сираҗев, Камил Моталлап улы Кашаповка Россия Федерациясе Президенты Указы белән расланган “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел” юбилей медальләрен район башлыгы урынбасары Зөлфия Әгълиева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Зөлфия Гыйбадуллина һәм Закуан Ильясов, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Наил Җәләев тапшырды. Алар ил картлары белән утлы фронт елларын искә алды, яшәү шартлары турында сөйләште, аларның теләк һәм сорауларын тыңлады.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

ФОТОРЕПОРТАЖ:http://yutazy.ru/photo/yubileynye-medali-yutazinskim-..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International