Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Урыссуның 2 санлы мәктәбе укучылары белән Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган, әниләр һәм әбиләр өчен открыткалар ясау буенча «Әнигә һәм әбигә мәхәббәт белән» дигән мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класс укучыларны бу бәйрәмнең тарихы белән таныштырудан башланды. Ни өчен Халыкара хатын-кызлар көне нәкъ менә 8 мартта билгеләп үтелә? 8 Март тарихы нидән гыйбарәт? Башка илләрдә әниләр һәм кызларны ничек һәм кайчан котлыйлар? Бу хакта балаларга Үзәк балалар китапханәсе мөдире Юлия Агафонова сөйләде. Аннан соң балалар җилем, кайчы һәм төсле кәгазь кулланып, котлау открыткаларын ясый башладылар. Үз кулларың белән ясалган открытка – яраткан әниләребез һәм әбиләребез өчен менә дигән бүләк, чөнки ул күңелнең бер өлешен һәм мәхәббәт тамчысын саклый. Котлау открыткалары матур һәм үзенчәлекле килеп чыкты. Барлык балалар да бик канәгать калдылар.
Мастер-класс " Әни - безнең язмышыбызда беренче сүз» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.