Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы территориаль бүлеге Сезгә Роспотребнадзорның 2020 елның 11 февралендәге №82 боерыгы нигезендә, шулай ук юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү максатларында, 2020 елның 19 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен Бөтенроссия бердәм «Ачык ишекләр» көне узачагы турында хәбәр итә. Бу чара «Татарстан Республикасында Баулы районы дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күпфункцияле үзәге " ДБУ филиалында узачак. Консультацияләр Роспотребнадзорның ТР (Татарстан) буенча идарәсе территориаль бүлеге белгечләре тарафыннан биреләчәк.