Начар метеорологик күренешләр:
2020 елның 9 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә көньяк - көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр; төнлә һәм көндез томан (Казанда да)көтелә.
Болытлы. Төнлә явым-төшем, нигездә, яңгыр рәвешендә. Иртән, көндез яңгыр. Аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+2 градус. Көндез максималь һава температурасы +2..+5 градус. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.