Кадерле хатын-кызлар!
Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Без барыбыз да бу җылы, язгы бәйрәмне - гүзәл хатын-кызларыбызга хөрмәт һәм рәхмәт белдерү мөмкинлеге туган көнне көтеп алабыз. Сез безне үз җиңүләрегез һәм уңышларыгыз белән сөендерәсез, безгә тормыш һәм бәхет бүләк итәсез! Тормышыбызда иң мөһиме – мәхәббәт һәм игътибар. Кадерле хатын-кызларыбыз, гүзәл кызларыбыз тормышыгызда һәрвакыт мәхәббәт булсын, ә гаиләдә, якын кешеләрегез арасында бер-берегезгә карата кайгыртучанлык һәм игътибар ташламасын! Үзегез һәм гаиләгез билгеләгән барлык планнарыгыз да тормышка ашсын. Кояшлы яз сезгә шатлык һәм күп җылы көннәр бүләк итсен. Сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек юлдаш булсын сезгә!