Ютазы районы хатын-кызлары – мәгариф һәм сәламәмлек саклау өлкәсе ветераннары, җәмәгать оешмасы вәкилләре һәм җитештерү тармагы хезмәткәрләре Казан шәһәрендә 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне кысаларында оештырылган тантанада катнашты.
“Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” традицион республика бәйгесенә дә йомгак ясауга багышланган бәйрәм чарасында әлеге бәйгенең зона турында катнашкан һәм җиңү яулаган Ютазы районыннан ирле-хатынлы Абрамовлар һәм 100 яшьлек фронтовик Мөхтәрәмә Хәйретдин кызы Хәйретдинованың оныгы Альбина Дәүләтгәрәева да катнашты. Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт концерт залына җыелган хатын-кызларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул тамашачыларның көчле алкышы астында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм хезмәт ветераннарына юбилей медальләре тапшырды. Бәйрәмне татар һәм рус сәнгатенең иң оста башкаручылары дәвам итте. Мәскәүдән килгән кунаклар – Турецкий хоры чыгышы күңелле сюрприз булды. Әлбәттә, матур чәчәк бәйләмнәре, кыйммәтле бүләкләр, тантаналы төшке аш – болар барысы да гүзәл затларыбыз күңелендә җылы тәэсирләр калдырды.
Илмира ГАЛИЕВА