Тренерлары Ренат Ситдыйков, Тимур Борһанов, Артур Иванов, Алинур Хәмитов җитәкчелегендә «Олимп» спорт мәктәбенең грек-рим стиле көрәшчеләре яңа елда уңышлы старт алдылар.
Тимур Борһанов, «Олимп " ССКның грек-рим көрәше буенча тренеры.
8 гыйнварда безнең егетләр Бөгелмә шәһәрендә узган XXVII традицион Бөтенроссия турнирында чыгыш ясадылар. Катлаулы алышларда беренче урыннарны Әмирхан Солтанбәков һәм Темур Камалиев алды. Өченче урынны Алан Габдрәфыйков яулады. Шул ук срокларда 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Башкортстан Республикасы беренчелеге дә узды. Беренче урынны безнең тәрбияленүче, Стәрлетамак физик культура көллиятенең беренче курс студенты Азат Камалиев алды. Азат шулай ук Пермь шәһәрендә узган Бөтенроссия турнирында спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәп җиңү яулады.
10-12 гыйнварда Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасы беренчелегендә Артур Коробков өченче урынга лаек булды.
7-8 февраль көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган ачык республика турниры булып узды, ул 295 катнашучыны җыйды. Безнең егетләр түбәндәге урыннарны яуладылар: икенче - Арсен Шәрифуллин, өченче урын яулаучылар - Ратмир Солтанбәков, Радмир Нигъмәтуллин һәм Искәндәр Зәйдуллин.
Күрше төбәкләрдә дә көрәшчеләребез яхшы чыгыш ясый. 14-15 февраль көннәрендә Приютово бистәсендә Ачык республика турниры булып узды. Ярышларда безнең округның өч регионыннан 140 спортчы катнашты. Әмирхан Солтанбәков мактаулы беренче урынны алды, ә Тимур Фәррахов өченче урынга лаек булды.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан безнең көрәшчеләр тренерларын чираттагы җиңүләре белән сөендерделәр. 22 февраль көнне Чаллы шәһәрендә көрәш фестивале узды. Үз үлчәү категорияләрендә Ратмир Солтанбәков һәм Азат Камалиев җиңүчеләр булдылар, өченче урынны Радмир Нигъмәтуллин яулады.
29 нчы февраль көнне Зәй шәһәрендә кече яшьтәге яшүсмерләр арасында истәлекле республика турниры булып узды. Икенче урында Әмирхан Солтанбәков, өченче урынны Ратмир Солтанбәков һәм Искәндәр Зәйдуллин алдылар.
«Олимп» спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлеге тәрбияләнүчеләре узган ике айда сигез ярышта чыгыш ясадылар, сигез беренче, өч икенче һәм унбер өченче урыннарны яуладылар. Шулай ук безнең әйдәп баручы спортчыларыбыз республика җыелма командасы составында ике укыту-тренировка җыеннарында катнаштылар.
Без, тренерлар буларак, үзебезнең спортчыларга бай сәламәтлек һәм көрәш келәмнәрендә алга таба да уңышлар телибез. Әйе, барлык спортчыларны да чемпион ясап булмый, әмма без яхшы кешеләр тәрбияләргә тиеш!