Урыссу гимназиясенең волейбол командасы волейбол буенча турнирның муниципаль этабында җиңү яулады

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Команда безнең районны «Мәктәп волейбол лигасы» республика проекты кысаларында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол буенча турнирның зона этабында тәкъдим итәчәк.

Волейболчыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Урыссу гимназиясе администрациясе «Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты» ҖЧҖ генераль директоры Сафин Илһам Ришат улына - гимназия волейбол командасы өчен форма сатып алуда булышканы, шәхси эшмәкәр Смоленцев Андрей Ивановичка волейбол туплары алуда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International