Район Советының утырышлар залында законлылык, регламент һәм авыл җирлекләре Советлары белән үзара эшчәнлек буенча даими комиссия утырыш узды.
Комиссия утырышына алты сорау чыгарылды. Беренче сорау белән Ютазы муниципаль районы Советының юридик бүлеге начальнигы Руслан Якупов “Татарстан Республикасы Ютазы муниципаь районы муниципаль берәмлек Уставын кабул итү” турында чыгыш тотты.
Район башлыгы урынбасары Зөлфия Аглиева Ютазы муниципаль районы җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисенең үз теләге белән эшеннән азат итүләрен сорап язган гаризасын канәгатьләндерү һәм әлеге вазыйфага яңа җитәкче сайлау турындагы икенче һәм өченче сорау белән чыгыш ясады.
Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы белгече Алина Хөббәтова Ютазы муниципаль районы авыл( шәһәр) җирлекләре җирле үзидарә органнарының җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрнең бер өлешен Ютазы муниципаль районы җирле үзидарә органнарына тапшыру турында; 2006 елның 29 ноябрендә кабул ителгән 18 санлы “Ютазы муниципаль районының муниципаль милке реестры турында”гы нигезләмәне гамәлдән чыгару турында һәм 2020 елга муниципаль милекне хосусыйлаштыру планы сораулары белән таныштырды.
Барлык сораулар да бертавыштан кабул ителде һәм тиздән узачак район Советы утырышына чыгарылды.