Район Советының утырышлар залында район Советы депутаты Рәшит Нәбиуллин рәислегендә социаль сәясәт буенча даими комиссия утырышы узды. Аның көн тәртибендә дүрт сорау каралды.
Белем бирү учреждениеләрендә кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру турында Ютазы муниципаль районы мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйләҗева чыгыш ясады. Ул мәгариф оешмаларының азык-төлек белән тәэмин ителеше, ашханәләргә кирәк булган инвентарьлар, кайнар аш өчен ата-аналардан кергән түләүләр турында сөйләде.
“Теплосервис” МУП директоры Равил Гарипов һәм Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү” МУП директоры Илшат Камалдинов үз оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында хисап тотты.
Утырышка чыгарылган дүртенче сорау буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская эшчәнлеге турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Ютазы муниципаль районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Рима Муллагалиева чыгыш ясады.
Дүрт сорауның өчесе район Советы утырышына чыгарылды.