Иске Урыссу авылында гомер итүче Сайма Шәмсетдин кызы Хөснетдинованың хезмәт кенәгәсендә бер генә язу – ул 47 ел китапханәче булып эшләде.
Сайма апа тумышы белән бик күп зыялы шәхесләр тәрбияләп үстергән Кәрәкәшле авылыннан. Сайма апа эшләгән чорда китапханә тупсасыннан кеше өзелмәде. Яше һәм карты өчен китап уку – бик популяр чор иде. Сайма апа һәр укучының мәнфәгатенә туры килә торган матур әдәбиятны сайлап бирер иде. Бу китапханәче апабызның бик укымышлы кеше булуы турында сөйләде. Ул үзе дә китап дөньясы белән дус кешеләрне бик нык хөрмәт итте. Шул ук вакытта бик таләпчән – китап тапшырырга килгән балалардан әдәбиятның эчтәлеген сөйләтә иде. Шушы көннәрдә туксан яшен тутыруга карамастан, ул хәзер дә китап укырга яраткан укучыларын исемләп хәтерли. Илле елга якын эшләгән китапханәдән ачкычларын тапшырганда кичергән сагышлы хисләрен дә ул оныта алмый.
Хезмәт ветераны Сайма Шәмсетдин кызы Хөснетдинованы олуг обилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова тәбрик итте. Озын гомерле якташыбыз РФ Президенты Владимир Путиннан котлау хаты һәм район җитәкчелеге исеменнән кыйммәтле бүләк кабул итте.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы