Начар метеорологик күренешләр: 12 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчәйгәндә секундына 15-18 метр (Казан шәһәрендә секундына 15 метрга кадәр) көчле җил көтелә.
Аязучан болытлы һава. Төнлә явым- төшемсез, көндез яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы 0 ...+ 3 градус, көндез максималь һава температурасы +4..+ 7 градус