Ютазылыларны «Хәтер юлы» мультимедиа проектында катнашырга чакыралар

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Россиянең барлык хәрби комиссариатларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның шәхси эшләрен җыю һәм цифрлаштыру бара. "Хәтер юлы"дигән масштаблы проект 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар турындагы истәлекләрне мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән. Аны РФ Кораллы көчләренең Төп храмы территориясендә булдырачаклар.

Россия Саклану министрлыгы сайтында «Хәтер юлы» бүлеге эшли, анда теләгән һәркем 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында, фронтта яки тылда катнашкан туганнары турында фотолар һәм биографик мәгълүмат урнаштыра ала. Тикшерүдән соң кулланучы беркетелгән материаллар белән яңа язмага сылтама белән хат алачак.

Туганнар турында мәгълүматны "Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге" муниципаль казна учреждениесенә җибәрергә мөмкин. Безнең адрес: Урыссу штп, Пушкин ур., 38, 400 бүлмә. Монда фоторәсемнәрне һәм фронт хатларын сканерларга була. Белешмәләр өчен телефон: 8(5593) 2-81-97.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International