Какылы Күл авылыннан Миңнефатыйма әби Сәетованың гомер бәйрәме

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Ютазы районының гүзәл табигате кочагына сыенып утырган Какылы Күл авылында яшәүче хезмәт ветераны Миңнефатыйма Нурлыгаян кызы Сәетованың шушы көннәрдә туган көне – аңа 90 яшь тула.

Орчык гәүдәле, сөйкемле, кунакчыл, ачык йөзле, тәмле телле – Миңнефатыйма әби турында бик күп матур сүзләр тезеп китәргә була. Ачлык белән җанына тиеп калган сугыш еллары да, өч елга якын эшләгән торф җирләре дә, лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куйган колхоз эше дә аның кешелек сыйфатларын сызып ташлый алмаган. Хәтере сәгать кебек эшләүче юбилярның тормыш тарихын тыңлаганнан соң, әллә ачлыктан котылу өчен ашаган кычыткан һәм балтырганнар аларга менә шундый озын гомер, эчкерсезлек һәм киң күңеллелек бирде микән дип ирексездән уйлап куясың.

Миңнефатыйма Нурлыгаян кызы бүген кызы Римма белән гомер кичерә. Картлыкның түренә атлаучы аналары өчен балалары матур итеп йорт җиткергән, анда барлык уңайлыкларны тудырган. Әбекәй сый-хөрмәттә яши. Олуг юбилее хөрмәтенә авылдашлары аңа чын бәйрәм бүләк итте. Авылның мәдәният хезмәткәрләре музыкаль күчтәнәч белән килсә, район башлыгы урынбасары Зөлфия Әгълиева, Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тыл хезмәтчәне Миңнефатыйма Нурлыгаян кызы Сәетовага район башлыгы исеменнән кыйммәтле бүләк һәм РФ Президенты Владимир Путин имзалаган котлау хаты тапшырды.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International