Студентларны эшкә Ютазы районына чакырдылар

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

10 мартта Ютазы районы агросәнәгать комплексы вәкилләре Казан дәүләт аграр университетының 3 һәм 4 курс студентлары белән очраштылар.

Тукай исемендәге җәмгыять директоры Рамил Газизуллин, «Уңыш» җәмгыяте директоры Айнур Әхмәдиев, фермер хуҗалыгы башлыгы Ансель Вафауллин булачак белгечләрне үзләре җитәкләгән хезмәт коллективлары эшчәнлеге белән таныштырды. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов авыл хуҗалыгы тармагының булачак белгечләренә безнең районның авыл хуҗалыгы тармагында булган вакансияләр һәм яшь белгечне эшкә урнаштырганда финанс ярдәме турында сөйләде. Соңыннан җитәкчеләр студентларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Фото - Казан аграр университеты сайтыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International