Шушы минутларда район мәдәният йортында “Тере классика”-2020 халыкара яшь шигырь укучылар бәйгесе уза.
"Тере классика" – балалар арасында укуны популярлаштыру буенча Россиядә иң масштаблы проект, аның төп бурычы-яшүсмерләрдә нәфис әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.
Яшь нәфис сүз осталарының «Тере классика» Бөтенроссия бәйгесе — Россия һәм чит ил язучыларының прозаик әсәрләреннән өзекләр уку буенча ярыш чарасы. Конкурс кысаларында катнашучыларга рус телендә алар үзләре сайлаган прозаик әсәрдән өзек укырга тәкъдим ителә.
Бүгенге бәйгедә район мәктәпләреннән 21 укучы жюрига үз осталыкларын тәкъдим итә. Укучылар укыган әсәрләр арасында Борис Васильевның “А зори здесь тихие”, Елена Пономаренконың “Леночка”,Сергей Куцконың “Волки”, Валентина Осееваның “В лагере” кебек һәм башка әсәрләрне ишетергә мөмкин булды.