Узган атнада Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне кысаларында район башкарма комитетының кече залында “Муниципаль дәрәҗәдә ришвәтчелеккә каршы көрәш чаралары” темасына түгәрәк өстәл булып узды.
Искә төшереп китәбез, бу көн 2003 елдан башлап бөтен дөнья күләмендә БМО инициативасы белән билгеләп үтелә. Бу чараның максаты – төрле сфера вәкилләре белән ришвәт бирү проблемасын, аңа каршы көрәш юллары турында фикер алышу. Түгәрәк өстәлдә Ютазы муниципаль район советы аппаратының төп белгече (юрист) Р. Аделгәрәев, РФ ЭЭМ Ютазы районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары М. Сибагатов, “Теплосервис” МУП директоры, 2 нче номерлы Май сайлау округы депутаты Р. Гарипов, район иҗтимагый советы председателе Р. Муллагалиева, баш табиб урынбасары Ю.Аскерова, мәгариф бүлеге начальнигы С. Абрамов, ришвәткә каршы мәсьәләләр буенча район башлыгы ярдәмчесе Е. Огнева һәм масса-күләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар ришвәтчелеккә каршы кабул ителгән чаралар турында хәбәр иттеләр.