Үзәк китапханәдә «Туган Татарстаныбыз киңлекләре буйлап» дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү чарасы узды

2020 елның 13 марты, җомга

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, аның тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән танышу максатыннан, Үзәк китапханәдә Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 7 сыйныф укучылары катнашкан «Туган Татарстаныбыз киңлекләре буйлап» дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү чарасы узды. Балалар Татарстанның тарихи үткәненә мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рузилә Гәрәева республикабыз шәһәрләре һәм аларның ниләр белән данлыклы булуы турында сөйләде. Укучыларга карау өчен Мәрҗани исемендәге Тарих институты белгечләре әзерләгән «ТАССР тарихы 10 минут эчендә» дип аталган видеоролик тәкъдим ителде. Анда тарихчылар кызыклы һәм яшьләр аудиториясенә аңлаешлы тел белән ТАССР һәм Татарстан тормышындагы төп вакыйгалар турында сөйләде.

Аннан соң балалар «Туган Татарстаныбыз киңлекләре буйлап» дип аталган танып-белү викторинасында актив катнаштылар. Викторина укучыларга Татарстан турында барлык белгәннәрен искә төшерергә, республикабыз һәм халкыбыз Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда дан тоткан нәрсәләрне хәтерләренә төшерергә мөмкинлек бирде. Малайлар һәм кызлар «Туган төбәгем Татарстан» кроссвордын чишкәндә үз белемнәрен тикшерделәр һәм Урыссу поселогы турында тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International