Иске Каразирек авылыннан Илкам ага Касыймов тарих чыганагы

2020 елның 13 марты, җомга

9 мартта 89 яшь тулган Илкам Мәкәрим улы көр күңелле һәм юмор хисле кеше. Өстәвенә, ул туган авылы тарихыннан да бик күп кызыклы фактлар белә булып чыкты.

Ммоннан бик еракта калган елларда Иске Каразирек авылында сәүдәгәр Поповның фарфор фабрикасы булу-булмавы бик күпләрне кызыксындыра.

- Фабриканың үзе турында әйтә алмыйм, тик фарфор заводы өчен бик күп көл әзерләгәннәрен беләм. Моның өчен мичтә бик күп агач яндырдылар һәм капчык-капчык көлне төяп озаттылар. Тик кая? Белмим, - дип сөйләде әңгәмәдәшебез.

Ык елгасы ярында ятим балалар өчен пионер лагере булган. Авылда, ферма биналарына якын җирләрдә, озын араларда Чапай окоплары булган. Илкам ага, малай чагында әлеге окопларда сугышлы уйнаганнарын һәм күп кенә патроннар тапканнарын искә алып сөйләде. Авыл аша Пугачевның атлы гаскәре узган дип тә сөйлиләр. Алар янәсе Башкортстан яклатып, Ык елгасының аръягында, тау ярында яшеренгән. Халык телендә бу урынны "Пугачев җире” дип йөртәләр.

Әлеге тарихчы бабай турында район газетасы битләрендә укырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International