Урыссуда яшәүче 20 ел гомерен типография эшенә багышлаган Энҗе Ермеева үзенең 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте

2020 елның 13 марты, җомга

Тумышы белән Ютазы авылыннан булган Энҗе Шәмсетдин кызы туган авылында җиде класс белем ала. Биш ел Урыссу агач эшкәртү комбинатында хезмәт куйган кыз, соңыннан типографиягә эшкә күчә. Башта район үзәге Ютазы авылында булгач, типография дә шул авылда була. Соңрак район үзәге итеп Урыссу бистәсе билгеләнгәч, типографияне дә монда күчерәләр.

  • Атнага өч тапкыр чыга иде ул чорда “Коммунизмга” газетасы.

Мин хәреф җыючы булып эшләдем. Хәрефләр вак, җитмәсә хата китсә яңадан тезәсе. Куллар беләктән карага батып бетә иде. Зарарлы хезмәт булганга лаеклы ялга да иртә чыктым, – дип эшләгән елларын искә алды юбиляр.

Бүген ул кызы тәрбиясендә,  биш вакыт намазын калдырмый торган, балалары, дүрт оныгы һәм унбер оныкчыгы өчен кадерле әни һәм әби булып гомер кичерә. Юбилее уңаеннан аны район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тәбрикләделәр. Аңа район башкарма комитет җитәкчесе исеменнән чәчәк бәйләмнәре һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International